Главная
A- A A+

Присоединяйтесь к нам в социальных сетях:

 График работы Центральной библиотеки им.Г.Тукая: понедельник - пятница с 8:00 до 19:00; суббота - выходной; воскресенье с 10:00 до 17:00. Убедительная просьба соблюдать масочный режим! 

Калькулятор расчета пеноблоков смотрите на этом ресурсе
Все о каркасном доме можно найти здесь http://stroidom-shop.ru
Как снять комнату в коммунальной квартире смотрите тут comintour.net Самое современное лечение грыж

  13 октябрьдә танылган балалар язучысы, шагыйрь, А.Алиш, С.Сөләйманова, Ш.Бикчурин исемендәге премияләр лауреаты, татар әдәбиятын чорлар кичәрлек шигырьләр, хикәя - повестьлар белән баеткан Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел тулды.

Якташыбыз Җәүдәт Дәрзаман элеккеге Шөгер, хәзерге Лениногорск районы Сугышлы авылында дөньяга килә. Мәктәп елларында ук күңелендә шигъри сәләт йөрткән Җәүдәт, тора-бара башы-аягы белән иҗатка чума. Казанда укыганда студент елларыннан ук иҗтимагый эшкә тартыла. Үзен сәләтле каләм иясе итеп таныта. Шулай ук Лениногорск каласында оешкан, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсендә чыныгу алган шагыйрь бүгенге көндә меңнәрчә китап укучының яраткан шагыйре, язучысы.

     Лениногрск шәһәренең Г.Тукай исемен горур йөрткән Үзәк китапханә игелекле гамәл башкарды - Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел тулу уңаеннан, аның иҗатына багышлап  “Читаем Дарзамана. Дәрзаман әсәрләрен укыйбыз” регионара акциясен  оештырды. 22 сентябрьдән алып 16 октябрьгә кадәр акциядә катнашучылар язучының аерым әсәрен сайлап алып, укып, үзләрен видеога төшереп социаль челтәрләргә урнаштырырга һәм үзләре турында кыскача мәгълүматны Үзәк китапханәнең электрон почтасына юлларга кирәк иде. Без, оештыручыларны таң калдырганы - Җәүдәт Дәрзаман иҗатын республика күләмендә яраталар, үз итәләр, укыйлар икән! 

     Әлеге акциядә Татарстанның 30 район һәм шәһәреннән, башкалабыз Казанның үзеннән барысы 595 китап укучы катнашты. Иң күп катнашучы районнар арасында Сабадан - 144, Кукмарадан - 90, Апастан - 61, Лениногорсктан – 57, Актаныштан - 56 кеше. Иң сөендергәне шул: акциядә катнашучылар арасында яшь буынның, мәктәп укучыларының күплеге күңелләргә хуш килде. Алар арасында иң яшенә 5 яшь булса, ә иң өлкәне 75 кә җитә. Әлеге чараның ике телдә барганлыгын да искәртеп узуны кирәкле дип саныйбыз. Рус телле китап укучының да татар язучысы әсәрләрен укуы күңелләргә бик хуш килде.

     Без укучылар китап укымый дип зарланырга яратабыз. Ә баксаң талантлы шагыйрь-язучы әсәрләрен бик теләп укыйлар икән бит. Акция тәмам. Әлеге күркәм чарада катнашучы барлык китап сөючеләр дипломнар белән бүләкләнде. Без иң беренче чиратта татар теле һәм әдәбияты укучыларының һәм бигрәк тә китапханә системасында эшләүче китапханәчеләрнең максатчан эшчәнлеген уңай яктан бәялибез. Әлеге акциядә катнашучыларның һәрберсенә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәбез, китап белән дус яшәргә чакырабыз. Киләчәктә дә һәрберебезнең өстәлендә яраткан китабы урын алсын иде. Чөнки китаптан башка, матурлык-гүзәллектән башка телебезнең, әдәбиятыбызның киләчәге юк!

divider 2461548 480
divider 2461548 480
divider 2461548 480
divider 2461548 480
divider 2461548 480
divider 2461548 480
divider 2461548 480
dostupnaya-sredadivider 2461548 480

dnevnikdivider 2461548 480

 

 

 

 

Рейтинг@Mail.ru Tatarstan.Net - все сайты Татарстана