Шаблоны Joomla 3 здесь: http://www.joomla3x.ru/joomla3-templates.html
Виртуальные выставки

 Язучы Шамил Бикчуринның   тууына 90 ел /1928 – 1991/ 

 

Быел, 2018 нче елның 3 нче гыйнварында язучы Шамил Мотыйгулла улы Бикчуринның тууына 90 ел тулды.

Шул уңайдан сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз, язучының китапларына   кыскача күзәтү тәкъдим итәбез.

Бикчурин, Ш. Ташлы тауда/ Ш.Бикчурин. - Казан: Тат. кит. нәшр.,1959. – 108 б.

Китапта эшче һәм төзүче яшьләр тормышына багышланган хикәя һәм очерклар бергә туплап бирелә.

Бикчурин, Ш. Истәлекле таш/ Ш.Бикчурин. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1961. - 48 б.

Сез бу китапта язучы иҗатының башлагыч чорында язылган хикәяләре белән таныша аласыз.

Бикчурин, Ш.  Бергә, гомергә/ Ш.Бикчурин.- Казан: Тат. кит. нәшр.,1966. – 84 б.

Авторның бу драма әсәрендә сугыш вакытында Татарстанның бер авылына эвакуация белән килгәч туган, татар авылында торып калган Украина кызы Оксана, аның туганнары, авыл яшьләренең кызыклы тормышы чагылдырыла.

Бикчурин, Ш. Тальян моңы: комедия 4 пәрдәдә/ Ш.Бикчурин.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1967. – 76 б.

Бу музыкаль комедия нефтьчеләр белән авыл кешеләре арасындагы дуслык, хезмәттәшлекне шул заман таләпләренчә шактый оста гәүдәләндерелгән әсәр.

Бикчурин, Ш. Каты токым: роман/ Ш.Бикчурин. - Казан: Тат. кит. нәшр.,1974. – 224 б.

Язучы Шамил Бикчуринның “ Каты токым” романы нефть разведчикларының фидакарь хезмәтен яктыртуга багышланган. Мастер Зөбәеров   җитәчелегендә төрле милләт кешеләренең бердәм , дус коллектив булып чыныгуы мавыктыргыч итеп сүрәтләнгән.

1974 елда роман татар һәм рус телләрендә аерым китап булып  басылып чыга, ә 1977 елда Чехословакиянең Братислава шәһәре нәшриятында словак, бераз соңрак Киев дәүләт нәшриятында украин телендә дә дөнья күрә.

Бикчурин, Ш. Алтын җирдә ятмый: хикәяләр һәм очерклар/ Ш.Бикчурин. - Казан: Тат. кит. нәшр.,1977. – 192 б.

Бу китапның геройлары – җир астыннан кара алтын чыгаручы бораулаучылар,төзүчеләр,фән эшчеләре. Нефтьчеләр белән якыннан аралашып, аларның эшен һәм тормышын күреп- белеп язганлыктан, Ш. Бикчуринның геройлары тормыштагыча чын булып, җанлы булып күңелдә кала.

Бикчурин, Ш. Тирән катлам: роман/ Ш.Бикчурин. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1987. – 333 б.

Язучы үзенең романында Төмән һәм Татарстан нефтьчеләрнең дуслыгы, ерак Себер якларындагы фидакарь хезмәтләре турында сөйли. Бу әсәр матбугатка чыгу белән уңай бәя ала һәм тиз арада рус теленә  тәрҗемә ителеп, ике тапкыр (Мәскәүдә һәм Казанда) аерым китап булып басылып чыга.

Бикчурин, Ш. Егетлек кемгә дә кирәк: хикәяләр/ Ш.Бикчурин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. - 119 б.

Бу китапка шартлаткыч ярдәмендә карьердан таш чыгаручы эшчеләрнең хәтәр хезмәте, десантчы солдатларның батырлыгы һәм башка темаларга   язылган хикәяләр тупланган. Автор балалар табигатен яхшы белә, аларның холык- фигылен   көлкеле ситуацияләр аша чагылдыра , шуңа күрә дә аның хикәяләре мавыгып һәм яратып укыла.

Язучыбыз Шамил Бикчуринның бу китапларын   шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегеннән алып укый аласыз.

dostupnaya-sreda
  

dnevnik

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Рейтинг@Mail.ru
Рейтинг@Mail.ru Tatarstan.Net - все сайты Татарстана