Шаблоны Joomla 3 здесь: http://www.joomla3x.ru/joomla3-templates.html
Виртуальные выставки

Присоединяйтесь к нам в социальных сетях:

“Очрашырбыз әле җырларда...”

Шагыйрь Рамазан Байтимеровның тууына 95 ел /1923 – 1989/

Шул уңайдан сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз, китаплар тәкъдим итәбез.

Рамазан Байтимеров (Рамазан Муллагали улы Байтимеров) 1923 елның 5 апрелендә Башкортстанның Авыргазы районы Исмәгыйль авылында туган.   Ташкент шәһәрендә укытучылар әзерләү курсларын тәмамлап, озак эшләргә насыйп булмый, Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның көзеннән сугышның соңгы көннәренә хәтле фронтта хәрәкәттәге армия сафларында була. Сугыштагы батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә.

1949 – 1954 нче елларда Казан дәүләт университетында тарих-филология факультетының журналистика бүлегендә белем ала һәм “Чаян” журналында корреспондент булып эшли башлый.

1958 нче елдан 1989 елда вафат булганчы Лениногорск шәһәрендә яши һәм иҗат итә. Шамил Бикчурин җитәкләгән “Чишмә” әдәби берләшмәсенә йөри, әдәби, мәдәни хәрәкәттә актив катнаша. Лениногорск телевидениесендә эшли, Татарстан радио-телевидениесенең штаттан тыш хәбәрчесе булып тора.

Рамазан Байтимеров бик күп шигырьләр, поэмалар авторы. Аның иҗатында Бөек Ватан сугышы, туган ил, нефтьчеләр, гади хезмәт ияләре язмышы урын алган. Күп кенә шигырьләренә Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Әнвәр Бакиров, Бату Мөлеков кебек күренекле композиторлар көй язган. Шагыйрьнең төрле елларда “Туган ягым”, “Канатларым”, “Җырларым-солдатларым”, “Мәңгелек яшьлек”, “Җырга күчкән язмыш”, “Очрашырбыз әле җырларда”, “Яшәү хакына - Ради жизни” дигән китаплары дөнья күрә.

2013 елда Рамазан Байтимеровның “Туган ягым” исемле шигыре Татарстан Гимны итеп кабул ителде.

 

Байтимеров, Р.М. Туган ягым: җырлар һәм шигырьләр/Р.М. Байтимеров. - Казан: Татар. кит.нәшр., 1982. - 31 б.

Җыентыктан авторның җыр текстлары һәм аерым шигъри парчалары белән таныша аласыз.

 

Байтимеров, Р.М. Җырларым – солдатларым: җырлар/Р.М. Байтимеров. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. - 56 б.

Бу китапта шагыйрьнең халык арасында киң таралган җыр текстлары һәм аларга язылган көйләр бирелгән.

 

Байтимеров, Р.М. Канатларым: поэмалар һәм шигырьләр: олы һәм урта яшьтәге мәктәп балаларына/Р.М. Байтимеров. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. - 71 б.

Рамазан Байтимеровның бу җыентыгына нефтьчеләребез хезмәтен данлаучы “Девон җыры” поэмасы, туган илебезнең батырлык юлын тасвирлаучы “Ил Батыр” әкият-поэмасы, шулай ук туган җиргә, туган илгә, тынычлыкка, мәхәббәткә багышланган сигезьюллык шигырьләр тупланган.

 

Байтимеров, Р.М. Мәңгелек яшьлек/Р.М. Байтимеров. - Казан, 1988.- 49 б.

Рамазан Байтимеров пьесалар да язган. Әлеге китаптан “Мәңгелек яшьлек” диеп аталган 2 пәрдәлек тарихи драма белән танышырга мөмкин.

Авторның нәшер ителгән бу китаплары укучыларның мәхәббәтен яулап, бик тиз таралып бетә. Аларны бүген китап кибетләреннән эзләп йөрү файдасыз. Шагыйрьнең бу китаплары китапханәләрдә кадерле ядкарь булып саклана.

 

Байтимеров, Р.М. Җырга күчкән язмыш/Р.М. Байтимеров; төз. һәм мөхәр. Р. Габделхакова.- Казан: “Рухият”, 2013. - 208 б.

90 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган әлеге китапка фронтовик-шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан язмалар, истәлекләр, фотодокументлар, иҗатын бәяләүче мәкаләләр, гаилә архивыннан алынган хатлар, шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләре һәм җырлары тупланган.

 

Байтимеров, Р.М. Очрашырбыз әле җырларда: җырлар/Р.М. Байтимеров; төз. Г. Байтимерова. - Казан: “Яз” нәшр., 2015. - 72 б.

Сезнең игътибарыгызга Рамазан Байтимеровның иң популяр җырлары тәкъдим ителә. Җыентыкка кергән җырлар төрле коллективлар һәм башкаручылар тарафыннан җырланып, халык күңелен, музыка сөючеләрне озак еллар шатландырырлар.

 

Байтимеров, Р.М. Яшәү хакына - Ради жизни: стихи в переводах/Р.М. Байтимеров; сост. Г. Байтимерова; под ред.Г. Булатовой. - Казань, 2016.- 88 с.

Бу җыентыкны шагыйрьнең кызы Гөлшат Байтимерова бастырып чыгарды.

Китапта Рамазан Байтимеровның төрле елларда язылган шигырьләре тәкъдим ителә. Шулай ук беренче тапкыр Филипп Пираев, Валерия Хатюшина, Галина Булатова, Эдуард Учаров, Елена Дунская тәрҗемәсендә шагыйрьнең шигырьләре белән рус телендә таныша аласыз.

Шагыйрь Рамазан Байтимеровның бу китапларын шәһәребезнең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегеннән алып укый аласыз.

dostupnaya-sreda
  

dnevnik

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Рейтинг@Mail.ru
Рейтинг@Mail.ru Tatarstan.Net - все сайты Татарстана