Виртуальные выставки
A- A A+

Присоединяйтесь к нам в социальных сетях:

 График работы Центральной библиотеки им.Г.Тукая: понедельник - пятница с 8:00 до 19:00, суббота - выходной, воскресенье с 10:00 до 17:00.  Убедительная просьба соблюдать масочный режим!                                                                  Уважаемые читатели! В Центральной библиотеке имГ.Тукая ведет работу психолог. Прием бесплатный! 

Калькулятор расчета пеноблоков смотрите на этом ресурсе
Все о каркасном доме можно найти здесь http://stroidom-shop.ru
Как снять комнату в коммунальной квартире смотрите тут comintour.net Самое современное лечение грыж

Ризаэддин Фәхреддин: Кәгазь өстендә калган исем – бетмәс гомердер

Татар халкының мәшһүр галиме, тарихчы, дин белгече, журналист, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел (1859 – 1936)

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли-әдәбият бүлеге шул уңайдан сезгә галимнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган виртуаль китап күргәзмәсе тәкъдим итә.

 

 Ризаэддин Фәхреддин: фәнни-биографик җыентык = Ризаэддин Фахреддин: научно-биографический сборник / төз.-авт. Р. Мәрданов, Р. Миңнуллин, С. Рәхимов. – Казан: Рухият, 1999. – 224 б.

Җыентыкта Р. Фәхреддиннең үзе тарафыннан язылган тәрҗемәи хәле, кызы Әсма Шәрәфнең әтисе турындагы истәлекләре урын алган. Китапка галимнең хатлары һәм фоторәсемнәре, шулай ук архив һәм чит ил матбугатында басылган мәкаләләре дә кертелгән.

Китап милли тарихыбыз белән кызыксынучы киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

 

Ризаэддин Фәхреддин: Кәгазь өстендә калган исем – бетмәс гомердер = Ризаэддин Фахреддин: жизнь длиною вечность / төз.-авт. Д. Г. Гыймранова, Л. И. Гобәйдуллин, Р. Х. Миңнуллин. – Казан: Рухият, 2014. – 148 б.: рәс. б-н

Альбом-китап мәшһүр галимнең тормыш юлы һәм иҗатына багышлана. Басма төрле музей, китапханә һәм архивлардан алынган фоторәсемнәр, экспонатлар белән баетылып, укучылар игътибарына тәкъдим ителә.

 Фәхреддин, Р. Болгар вә Казан төрекләре / Р. Фәхреддин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 287 б.: рәс. б-н

Бу җыентык халкыбызның борынгы заманнардан алып XX йөзнең беренче яртысына кадәр булган тарихын, мәдәниятебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр тормышын һәм иҗатын, мәктәп-мәдрәсә, мәгърифәт, рухи мәдәният тарихын, дин, әдәп, әхлак мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнү һәм барлау өчен бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмаган кыйммәтле чыганак булып тора.

 Фәхреддин, Р. Асар. 1 һәм 4 томнар /Р. Фәхреддин. - Казан: Рухият, 2006. - 360 б.

Әдипнең дүрт томлы биобиблиографик хезмәтенең беренче томында Әхмәд Ибне Фазланнан башлап Болгар дәүләте, Җучи Олысы (Алтын Урда) һәм Казан ханлыгы дәверләреннән исемнәре сакланып калган кешеләр хакындагы   кыска-кыска мәгълүматлар, XVIII гасырның ахырларында һәм аннан соң үлгән кешеләрнең тормыш юллары һәм эшчәнлекләре хакындагы белешмә һәм материаллар бирелгән.

Фәхреддин, Р. Асар . 2 һәм 4 томнар /Р. Фәхреддин. - Казан: Рухият, 2009. - 541 б.

Галимнең биобиблиографик хезмәтенең икенче томында 1843 – 1874 еллар арасында үлгән тагын 243 кешенең биографиясе яктыртылган. Биографияләрнең зур өлеше руханиларга – шул чор җәмгыятенең “каймагына” багышланган.

 

Фәхреддин, Р. Асар. 3 һәм 4 томнар/Р. Фәхреддин. - Казан: Рухият, 2010. - 648 б.

Әлеге ике томда асылда XIX йөзнең икенче яртысы - XX йөз башында яшәгән, ягъни Р. Фәхреддиннең замандашлары саналырлык ике йөз алтмыш шәхес хакында мәгълүмат тупланган.

 

Фәхреддин, Р. Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр: сайланма хезмәтләр/Р. Фәхреддин. - Казан: Рухият, 2011. - 344 б.

Китапта мәшһүр галимнең ислам дине, шәригать һәм җәмгыять, мөселманнар һәм Россия кануннары, татар халкының гореф-гадәтләре, мәгърифәт һәм башка мәсьәләләрне тикшергән гыйльми хезмәтләре урын алган.

 

Фәхреддин, Р. Мәшһүр адәмнәр: “Шура” журналы сәхифәләреннән/Р. Фәхреддин. - Казан: Рухият, 2012. - 376 б.

Әлеге китапта әдипнең “Шура” (Киңәш) журналында төрле елларда дөнья күргән иҗади мирасы урын алган.

Фәхреддин, Р. Сәлимә, яки Гыйффәт: романнар, мәкаләләр/ Р. Фәхреддин. – Казан: Рухият, 2018. – 256 б.

Әлеге җыентыкта әдипнең “Сәлимә, яки Гыйффәт” (1899) һәм “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрләре тулы күләмдә һәм хәзерге заман татар әдәби теленә якынлаштырылып бирелгән. Романнар белән беррәттән галимнең “Коръән вә табагат” исемле хезмәте һәм “ Шура” журналы оештырган “Тел ярышы” мәкаләләр җыентыгы тәкъдим ителә.

 

Хөрмәтле укучыларыбыз! Хәзерге көндә дә актуальлеген югалтмаган бу хезмәтләр сезнең күңелегездә зур кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз.

divider 2461548 480
divider 2461548 480
god lang 2021divider 2461548 480
divider 2461548 480
divider 2461548 480
divider 2461548 480
dostupnaya-sredadivider 2461548 480

dnevnikdivider 2461548 480

 

 

 

 

Рейтинг@Mail.ru Tatarstan.Net - все сайты Татарстана