Виртуальные выставки
A- A A+

Присоединяйтесь к нам в социальных сетях:

 График работы Центральной библиотеки им.Г.Тукая: понедельник - пятница с 8:00 до 19:00, суббота - выходной, воскресенье с 10:00 до 17:00.  Убедительная просьба соблюдать масочный режим!                                                                  Уважаемые читатели! В Центральной библиотеке имГ.Тукая ведет работу психолог. Прием бесплатный! 

Калькулятор расчета пеноблоков смотрите на этом ресурсе
Все о каркасном доме можно найти здесь http://stroidom-shop.ru
Как снять комнату в коммунальной квартире смотрите тут comintour.net Самое современное лечение грыж

“Курай моңлы әкиятче апа иде”

Балалар язучысы Роза Хафизованың тууына – 90 ел

Хөрмәтле китап сөюче дусларыбыз!

Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли-әдәбият бүлеге виртуаль китап күргәзмәсе тәкъдим итә.

Роза Хафизованың кыскача тәрҗемәи хәле

Балалар язучысы Роза Сәет кызы Хафизова 1929 елның 6 февралендә Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Лениногорск районы Сарабиккол авылы мәктәбендә җиде сыйныф һәм Иске Шөгер урта мәктәбендә унны тәмамлаганнан соң, 1947 – 1951 елларда Казан университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1951 – 1952 елларда Төмән өлкәсенең Тобол шәһәрендәге татар урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта.

Р. Хафизованың шуннан соңгы хезмәт юлы журналистика белән бәйле: 1952 – 1960 елларда ул “Яшь сталинчы” (хәзерге “Татарстан яшьләре”), “Сталин байрагы” (Чистай өлкә газетасы), аннары Казандагы күп тиражлы завод газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли. 1960 – 1962 елларда исә Мәскәүдә Югары партия мәктәбенең журналистика бүлегендә укып, шунда аспирантура курсын тәмамлап кайткач, 1962 елның августыннан 1986 елның июненә кадәр Р. Хафизова балалар журналы “Ялкын”ның баш мөхәррире хезмәтендә була. Роза Хафизова үзенең әдәби иҗатын тулысынча балаларга багышлаган авторларның берсе. Аның нәниләр өчен әкиятләре һәм хикәяләре тупланган “Кыңгыраулар җыры” исемле беренче китабы 1967 елда басылып чыга. Роза Хафизова – ике дистәдән артык китап авторы. Язучының аерым әсәрләре рус, үзбәк, казакъ, украин һ. б. телләргә тәрҗемә ителгән.

Матбугат һәм татар балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен Р. Хафизова 1974 елда Татарстанның, ә 1983 елда РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була. Ул – 1984 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 2002 елда Татарстан язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе лауреаты була.

Роза Хафизова 2005 елның 20 августында Казанда вафат була.

 

 

Хафизова, Р. Кашкарыйлар озын гомерле: повестьлар /Р. Хафизова. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984. – 328 бит.

Җыентыкта авторның төрле елларда басылып чыккан өч повесте бирелә. «Тантаналы вәгъдә», «Кашкарыйлар озын гомерле» исемдәге әсәрләрдә Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан һәм сугыш елларындагы балалар тормышы сурәтләнә. «Без әле кайтырбыз» - шулай ук балалар турындагы әсәр. Язучының кеше язмышларын чагылдырган әсәрләрен өлкән буын укучыларыбыз да яратып укырлар.

Хафизова, Р. Сак – Сок тавышы: хикәяләр, әкиятләр, пьесалар/ Р. Хафизова. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1987. – 136 бит.

Бу җыентыкка авторның төрле елларда язган хикәяләре, парчалары, әкиятләре тупланган. Шулай ук, “Урман маҗарасы”, “ Сак –Сок тавышы” диеп аталган әкият-пьесалары белән дә таныша аласыз.

Хафизова, Р. Мәхәббәт бар ул: повестьлар, хикәяләр, парчалар/ Р. Хафизова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 222 бит.

Бу җыентыкка мәхәббәт, хыянәт, дуслыкка тугрылык, сөйгән кешең өчен җаваплылык һәм башка шундый әхлак проблемаларын кузгаткан повестьлар, хикәяләр, парчалар тупланган. Китапны яшүсмерләребез яратып укырлар.

Хафизова, Р. Карурманда ниләр булмас: әкиятләр, әкият – пьесалар. Кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен/ Р. Хафизова. – Казан: Мәгариф, 1999. – 64 б.

Китапка язучының кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган әкиятләре, әкият- пьесалары тупланган. Берсеннән- берсе мавыктыргыч әлеге әсәрләрен сәхнәләштерергә теләүчеләр өчен дә кызыклы булыр.

Хафизова, Р. Актәпи: Әкият – повестьлар, әкият – пьесалар/Р. Хафизова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 199 б.

Язучының күп телләргә тәрҗемә ителгән “Курай – малай маҗаралары”, “Кирлемән” әкият-повестьлары белән кабат таныша аласыз. Аның геройлары – Талсылу, Курай –малай, нәрсә эшләргә ярый, нәрсә эшләмәскә икәнен бик шәп белдертә торган әкәмәт кызык малай Кирлемән күңелегезгә хуш килерләр.

Хафизова, Р. Ачылмаган серләр: хикәяләр /Р. Хафизова.. – Казан: «Рухият», 2004. – 176 б.

Җыентыкта язучының төрле елларда язылган хикәяләре белән таныша аласыз. Хикәяләре табигатькә, кешеләргә, бер-береңә карата мәрхәмәтле, игътибарлы булырга өйрәтәләр.

 

Кадерле укучыларыбыз! Тәкъдим ителгән китапларны Үзәк китапханәнең милли-әдәбият бүлегеннән алып укый аласыз.

 

 

 

divider 2461548 480
divider 2461548 480
god lang 2021divider 2461548 480
divider 2461548 480
divider 2461548 480
divider 2461548 480
dostupnaya-sredadivider 2461548 480

dnevnikdivider 2461548 480

 

 

 

 

Рейтинг@Mail.ru Tatarstan.Net - все сайты Татарстана