Виртуальные выставки
A- A A+

Присоединяйтесь к нам в социальных сетях:

 Уважаемые читатели! С 1 июня 2020 г. Центральная библиотека им.Г.Тукая переходит на летний график работы: понедельник - пятница с 8:00 до 18:00, суббота - выходной, воскресенье с 10:00 до 17:00. Убедительная просьба соблюдать масочно-перчаточный режим! 

Калькулятор расчета пеноблоков смотрите на этом ресурсе
Все о каркасном доме можно найти здесь http://stroidom-shop.ru
Как снять комнату в коммунальной квартире смотрите тут comintour.net

-  “Алтын яткан җирләрдә...”

(85 лет со дня рождения З. Г. Рахимова)

 

 

       

       Рәхимов, Җ.Г. Батырша: тарихи роман/ Җ.Г. Рәхимов. – Казан: Тат.кит.нәшр.- 1992.- 461 бит. - ISBN 5 – 298-00289-7.

Батырша исеме күп еллар буена халык йөрәгендә яшәде. Әмма аның турында әдәби әсәрләр юк иде. XVIII гасыр урталарында татар һәм башкорт халкын колонизаторларга каршы көрәшкә күтәргән бу каһарманны моңа кадәр телгә алырга да ярамады. Җәмит Рәхимов романында Батырша образы халыкны иреккә, азатлыкка канатландыручы мәшһүр шәхес булып күз алдына килеп баса. Әсәр үзенең фактик материалга бай булуы белән аерылып тора.

Рәхимов, Җ.Г. Сайланма әсәрләр: 4 томда. 1 Т.: Авыллар тарихы: хикәяләр һәм публицистика /Җәмит Рәхимов. – Казан: Рухият.- 2008.  - 400 бит. – ISBN 978-5-89706-117-7.

Рәсәй тарихына Батырша исемендә кереп калган гали затның (Абдулла Алиев яки Габдулла галиев) шәхси тормышы да, шһәрәтле хәзрәт булуы да, 1755-1756 еллардагы хәрәкәтенә җитәкчелек итүе дә, Шлиссельбург кальгасында мәхбүс хәлендә кичергән газаплары да зур осталык вә дәрт белән, маҗараларга үрелеп тасвирлана.

Укучыга тәкъдим ителгән мәгълүмат – авторның озак еллар дәвамында бихисап архивлардан эзләп, берәмтекләп җыйган рухи байлыгы. Шулчаклы кыйммәтле мәгълүматның бергә туплануы, әдип каләме белән язылуы исә мәрҗән бөртекләреннән тезелгән зиннәтле муенсага тиңләрлек.

  

Рәхимов, Җ.Г. Өлешемә тигән көмешем: Повестьлар/ Җ.Г. Рәхимов. -Казан: Тат.кит.нәшр.-1985.-188 бит.

Бу китапта авторның нефтьчеләр тормышыннан алып язылган повестьлары урын алган.

 

Рәхимов, Җ. Г.Кыядагы чәчәкләр: Роман /Җ. Г. Рәхимов. - Казан: Татар.кит.нәшр.- 1989.-266 бит.

Роман геройларының тормышы кырыс Себер шартларында бара. Ил-халык мәнфәгате белән йөртүче бу кешеләрнең образлары автор тарафыннан калку итеп, яратып сурәтләнгән. Әсәрдә кеше язмышы да, саф мәхәббәт тә, яшәү матурлыгы да мавыктыргыч итеп тасвирланган.

 

 Рәхимов, Җ.Г. Сагыш: повестьлар һәм хикәяләр/Җ. Г. Рәхимов. - Казан: Татар.кит.нәшр.- 1991.-104 бит.

Язучы Җ.Рәхимов бу китапта тәкъдим ителгән “Сагыш” исемле повестенда яшь чагында ук чит мәмләкәткә китеп гомер кичергән бер авторның бүгенге көн әхлак мәсьәләләрен күтәргән кечкенә күләмле ике повесте белән берничә хикәясе дә кергән.

 

Рәхимов, Җ.Г. Тәвәккәл таш яра: повесть/ Җ.Г. Рәхимов. -Казан: Татар.кит.нәшр.- 1981.-200 бит.

Бу повесть тормышчан материалга бай булуы белән игътибарга лаек. Автор Татарстан нефтьчеләренең фидакарь хезмәтен, катламнардан нефть алуны арттыру өчен барган көрәшне гәүдәләндерә. Шуның белән бергә, автор дөнья мәшәкатьләрен иңенә күтәргән гади кешеләрнең рухи дөньясына тирән үтеп керә һәм үзенчәлекле характерлар иҗат итә.

Җәмит Рәхимов// Мәйдан Чаллы. - 2002. -  №10. - б.11-74.

divider 2461548 480
divider 2461548 480
divider 2461548 480
divider 2461548 480
divider 2461548 480
divider 2461548 480
divider 2461548 480
dostupnaya-sredadivider 2461548 480

dnevnikdivider 2461548 480

 

 

 

 

Рейтинг@Mail.ru
Рейтинг@Mail.ru Tatarstan.Net - все сайты Татарстана