Шаблоны Joomla 3 здесь: http://www.joomla3x.ru/joomla3-templates.html
Рәмзия Габделхакова

Рәмзия Гайсә кызы Габделхакова (Юнысова) 1959 елның 2 ноябрендә Татарстанның Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туган. Сигез-еллык мәктәпне шул ук районның Түбән Кәминкә авылында тәмамлый. 1975 – 1979 елларда Казан кооператив техникумында укый. Техник-технолог һөнәре алып, Азнакай районына эшкә билгеләнә.
1980 елда гаиләсе белән Лениногорск шәһәренә күчеп килә. Биредә район кулланучылар җәмгыятенең җәмагать туклану предприятиеләрендә эшли. 1992 елда Лениногорск җирле радиотапшырулар редакциясендә хәбәрче һәм хисапчы вазифаларын башкара.
1998 – 2000 елларда Лениногорскида чыгучы “Заман Сулышы” газетасында эшли.
Иҗат белән мәктәптә укыган елларыннан ук шөгыльләнә. Иң беренче шигырьләре Чирмешән район газетасында дөнья күрә.
1998 елда “Чишмә җыры” альманахына кергән шигырьләре өчен Лениногорск районында булдырылган Шамил Бикчурин исемендәге премиягә лаек була.
Аның шигырьләре “Җырларымны сиңа багышлыйм” (1995), “Чишмә җыры” (1998), “Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь” (2001), “Балаларга бүләк” (2007) җыентыкларынды урын алган.
“Лениногорск”, “Чирмешәнем”, “Әнием яшьлеген сагына”, “Ак пәрдәле тәрәзәләр”, “Онытма мине” һәм башка җырлары халык арасында танылу алды.
Аның ике йөздән артык шигыре тупланган “Көзге яшен” исемле китабы “Рухият” нәшриятында 2005 елда басылып чыкты.
Р.Габделхакова проза өлкәсендә дә уңышлы гына эшләп килә. Хикәя – нәсерләре “Казан утлары”, “Идел”, “Мәйдан”, “Сөембикә” ңурналларында, “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җөмга”, “Шәһри Казан”, “Сабантуй”  һәм шулай ук район газетларында да даими басылып тора.
Хикәяләр, парчалар, нәсерләр тупланган “Көмеш тун” исемле китабы Татарстан китап нәшриятында 2006 елда басылып чыкты.
Рәмзия Габделхакова 1999 – 2004 елларда Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсен җитәкләде.
2000 елда ТР журналистлар берлегенә кабул ителә. “Туган җирнең тугры улы”, “Күкрәк сөтем тамган җир” очерклары 1993 елда донья күргән “Кешене хезмәт бизи” китабына кертелде.
Р.Габделхакова – 2003 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының Әлмәт шәhәрендә яши.


Рәмзия Габделхакованың басылып чыккан китаплары.

Габделхакова Р. Кар өстендә миләшләр: шигырьләр /Рәмзия Габделхакова. – Лениногорск. Н.К., 1996. – 59 б.: портр.;

Габделхакова Р. Көзге яшен: Шигырьләр. – Казан: Рухият, 2005. – 224 б.: портр.;

Габделхакова Р. Көмеш тун: Хикәяләр, парчалар, нәсерләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2006. – 223 б.

Рәмзия Габделхакованың җыентыкларда, альманахларда басылып чыккан әсәрләре.

Җырларымны сиңа багышлыйм: Лениногорск ш.комп. һәм шагыйрьләре җырлары / иҗади очрашулар кулы; төз. Г.Вәлиуллова. – Лениногорск: Н.К., 1995 [1997]. – 98 б.
Р.Габделхакова сүзл., А.Володин муз. Артсын әле җирдә яктылык; Ак пәрдәле тәрәзәләр.
Р.Габделхакова сүзл.: Ә.Фәйрушин муз. Ак күлмәгем тора эленеп.
Р.Габделхакова сүзл., А.Володин муз. Дуслык җыры; Ядкәръ булып калсын җырым; Язмышыңны багыйм әле; Әнием яшлеген сагына.
Р.Габделхакова сүз. Ә.Фәйрушин муз. Яшьлегем кайтавазы.
Тебе посвящаю песни свои: Песни о Лениногорске: к 40-летию г.Лениногорска / сост. А.Володин. – Лениногорск.: Б. и., 1996. – 45с.
Р.Габделхакова сүзл. Лениногорск – Ленин тавы.
Чишмә җыры: алҗманах. – Лениногорск., 1998. – 146 б.
Р.Габделхакова. Асыл якның алтын кешеләре; Шигърият бакчасы; Бу якларда; Кыяларга менсәң; Күркәм кеше; Әни; Ике дулкын; Көзге яфраклар; Ялгыз хатын; Хат; Тормыш китабы; Аңа сыен.
Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь. – Казан: Рухият. – 2001. – 432 б.
Р.Габделхакова. Шигырьләр. – Син яшәсәң; Янмый инде уты; Әрем; Ике түгел гомер; Беркем түгел; Бүген; Син гаепле түгелдер бит?; Яхшы хәбәр эзлим.
Балаларга бүләк. = подарок детям: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр / [рәссамы З.Габидуллина] – Казан: Рухият, 2007. – 208 б.: рәс.
Бишек / Рәмзия Габделхакова (Юнысова)
Көзге буран: әнием җибәрми



Газета – журналларда басылган әсәрләр.

Шәрәфов К. Син булмасаң / Р.Габделхакова сүзл. // Заман Сулышы. – 1997. – 31 июль.
Габделхакова Р. Упкын аша юл. Үпкәләмә, Миләүшә!: Ике хикәя // Идел. – 1998. - № 6. – 32 б.
Габделхакова Р. Ак болыт: хикәя // Сабантуй. – 1998. – 12 август. – 4 б.
Володин А. Бу якларда ...:”Чишмәләр күп диләр ...” / Р.Габделхакова сүзл. // Заман сулышы. – 1998. – 4 сентябрь.
Габделхакова Р. Песи сагышы: нәсер // Сабантуй. – 1998. – 9 сентябрь. – 4 б.
Габделхакова Р. Хәбәр: Шаян хикәя // Заман сулышы. – 1998. – 17 сентябрь. – 4 б.
Габделхакова Р. Авыру: Хикәя // Идел. – 1999. - № 7. – 58 – 63 б.
Габделхакова Р. Югалту: Хикәя // Идел. – 1999. - № 7. – 58 – 63 б.
Габделхакова Р. Мин гаепле түгел: Хикәя // Идел. – 1999. - № 9. – 2 – 4 б.
Мәссаров И. Чирмешәнем; “Чирмешән елгасы ага” / Р.Габделхакова сүзл. // Татрстан. – 1999. - № 10. – 31 б.
Габделхакова Р. Юатасы килә, әткәй сине ...: Нәсер // Шәһри Казан. – 2000. – 5 май. – 5 б.
Габделхакова Р. Көмеш тун: Хикәя // Мәдәни Җомга. – 2000. – 2 июнь. – 10 б.
Габделхакова Р. .... өмет: Хикәя // Заман сулышы. – 2000. – 17 июнь. – 4 б.
Габделхакова Р. Соңгы сәфәр: Шигырь // Заман сулышы. – 2001. – 27 март.- 3 б.
Габделхакова Р. Фәрештәләр качкан төндә: Шигырь // Яңа дулкын. – 2001. – 23 июнь. – 3 б.
Габделхакова Р. ...Хатын-кыз сер тотмый диләр ...: Шигырь // Заман сулышы. – 2001. – 20 сент. – 3 б.
Габделхакова Р. Сөенепме, үкенепме ...: Шигырь // Заман сулышы. – 2001. – 16 окт. – 3 б.
Габделхакова Р. Упкын аша ул ...: Хикәя // Мәйдан. – 2002. - № 1. – 42 – 45 б.
Габделхакова Р. Караңгылык эчендә: Хикәя // Мәдәни Җомга. – 2002. – 19 апр. – 10б.
Габделхакова Р. Караңгылык эчендә: Хикәя // Яшьлек иле. – 2002. – 26 апрель. – 6 б.
Габделхакова Р. Көмеш тун: Ана хакы: Зөләйханың ак күлмәге: Хикәяләр / М.Закирның кереш сүзе белән // Казан утлары. – 2002. - № 11. – 69 – 78 б.
Габделхакова Р. Чистный булырга кирәк: Юморист хикәя // Мәйдан. – 2002. - № 11. – 124 – 125 б.
Габделхакова Р. Яңа елның могҗизалы төне: Хикәя // Яшьлек иле. – 2002. – 28 декабрь – 6 б. Дәвамы: Яшьлек иле. - 2003. – 11 гыйнвар – 6 б.
Габделхакова Р. Тыңлар идем тавышыңны ...: Хикәя // Мәдәни Җомга. – 2003. – 16 май. – 10 б.
Габделхакова Р. Самиганың сәнәге: Хикәя // Мәйдан. – 2003. - № 5. – 127- 128 б.
Габделхакова Р. Соңгы һөҗүм: Хикәя // Ватаным Татарстан. – 2003. – 27 июнь.
Габделхакова Р. Әбием намаз укый: Нәсер // Яшьлек иле. – 2003. – 6 ноябрь. – 4 б.
Габделхакова Р. Көзге яшен; Синең илдә: Бүген п.б. шигырьләр // Казан утлары. – 2004. - № 1. – 146 – 147 б.
Габделхакова Р. Кәлүшле кыз: Хикәя // Ватаным Татарстан. – 2004. – 2 апр.
Габделхакова Р. Сират күпере: Нәсер // Яшьлек иле. – 2004. – 2 октябрь – 4 б.
Габделхакова Р. Даладан килүче: Хикәя // Идел. – 2004. - № 10. – 12 – 17 б.
Габделхакова . Сират күпере: Хикәя // Казан утлары. – 2004. - № 13. – 8 – 89 б.
Габделхакова Р. Фәрештәләр качкан төндә: (фаҗига) // Сабантуй. – 2005. – 19 февраль. – 5 б.
Габделхакова Р. Китүчеләр: Хикәя // Сөембикә. – 2005. - № 3. – 35 – 38 б.
Габделхакова Р. Соңгы һөҗүм: Хикәя // Юлдаш. Дин вә йола. – 2005. - № 20. – апрель. – 15 б.
Габделхакова Р. Уяулык: Кыска хикәя // Мәйдан. – 2005. - № 9. – 142 б.
Габделхакова Р. Көз, кыш, җил һәм башкалар: әкият // Мәйдан. – 2005. - №11. – 161 – 163 б.
Габделхакова Р. Саулык йолдызлары: Хикәя // Мәдәни җомга. – 2006. – 26 май. – 10 б.
Габделхакова Р. Берни да булмады: Хикәя // Мәйдан. – 2006. - № 10. – 88 – 93 б.
Габделхакова Р. Иншардагы мәхшәр: Шаян хикәя // Мәдәни җомга. – 2006. – 3 нояб. – 10 б.
Габделхакова Р. Шигырьләр // Ватаным Татарстан. – 2007. – 8 март. – 6 б.
Габделхакова Р. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр; Җылы карлар яуганда: Хикәяләр // Идел. – 2007. – 24 – 25 б.
Габделхакова Р. Ипи исе: Шигырь // Тормыш кыры. – 2007. - № 13. – 12 б.
Габделхакова Р. Чокыр: Юмореска // Тормыш кыры. – 2007. – декабрь. – 10 б.
Габделхакова Р. Нишләттегез Гөлкәйне?! (Повесть) // Казан утлары. – 2008. - № 1. – 13 – 54 б.
Габделхакова Р. Мөгез: Хикәя // Мәдәни җомга. – 2008. – 28 март. – 10 б.
Габделхакова Р. Китмә: // Казан утлары. – 2008. - № 4. – 78 – 86 б.
Габделхакова Р. Җылы карлар яуганда: Хикәя // Мәдәни җомга. – 2008. – 4 июль. – 10 б.
Габделхакова Р. Үпкәләмә, Миләүшә!: Хикәя // Тормыш кыры. – 2008. - № 7. – июль. – 8 – 9 б.
Габделхакова Р. Яңгырдан соң: Хикәя // Ватаным Татарстан. – 2008. – 15 август. – 18 – 19 б.
Габделхакова Р. Мөгез: Хикәя // Тормыш кыры. – 2008. – сентябрь.
Габделхакова Р. Айның соңгы чиреге: Хикәя // Ватаным Татарстан. – 2008. – 31 октябрь. – 18 б.
Габделхакова Р. Хуш, Мөршидә ... саумы?: Хикәя // Мәйдан. – 2008. - № 11. – 150 – 158 б.
Габделхакова Р. Әтиле йортта: Хикәя // Сөембикә. – 2009. - № 2. – 39 – 41 б.

Переводы.
Габделхакова Р. Ты еще обо мне услышишь // Идель. – 2008. - № 4. – с. 15 – 16
Габделхакова Р. Ушедшие в никуда: Рассказ // Отличная газета. – 2008. - № 11. – с.3
Публицистикасы.

Габделхакова Р. Тәрәзәдә өмет уты // Заман сулышы. – 1995. – 2 февр.
Габделхакова Р. Күңел гөлләрең шиңмәсен: Шагыйрә М.Ханнанова турында // Заман сулышы. – 1997. – 20 май. – 4 б.
Габделхакова Р. Җиһанга туа яңа җыр: Кем ул Каюм Шәрәфов // Заман сулышы. – 1997. – июль – 3 б.
Габделхакова Р. Гаҗәп инде кеше язмышлары: Мөксинә апа Фәхретдинова турында // Заман сулышы. – 1998. – 29 гыйнвар.
Габделхакова Р. Рамазан Байтимеров (1923 – 1989) // Заман сулышы. – 1998. – 9 апрель. – 3 б.
Габделхакова Р. Ул матур яшәде: Шагыйрь Рамазан Байтимеров турында // Ватаным Татарстан. – 1998. – 26 июнь. – 12 б.
Габделхакова Р. “Балачактан әдәбиятка гашыйк мин ...”:  Язучы Ә.Гали турында // Заман сулышы. – 1998. – 15 октябрҗ. – 3 б.
Габделхакова Р. Яхшы хәбәр эзлим // Заман сулышы. – 1999. – 16 нояб.
Галимуллин Ф. “Язучы ул – бик зур исем” : [Татарстан язучылар берлегенең яңа рәисе Ф.Галимуллин белән әңгәмә / Яз.ал. Р.Габделхакова] // Заман сулышы. – 2000. – 3 февр.
Габделхакова Р. Яңа гасыр укытучылары // Заман сулышы. – 20 апр. – 3б.
Габделхакова Р. Яңа гасыр укытучылары // Заветы Ильича. – 2000. – 20 апреля. – с. 4
Габделхакова Р. Энҗегә тиң энҗе ул: “Иң яхшы татар телчесе” исемен алган 11 нче гимназия укытучысы Энҗе Хәсәнова турында // Заман сулышы. – 2000. – 16 май. – 2 б.
Габделхакова Р. “Чишмә” суы  ага торыр ...: “Чишмә” иҗат берләшмәсе турында // Заветы Ильича. – 2000. – 15 августа. – с. 3.
Габделхакова Р. Җылытып сабый күңелләрен, алыштырдың әниләрен ...: Балалар йорты турынды // Яңа дулкын. – 2001. – 24 ноябрь. – 2 б.
Габделхакова Р. Нур бөртеге: Шагыйрь Р.Байтимеров турында // Яшьлек иле. – 9 май. – 3 б.
Габделхакова Р. Җырым булсын бүләгем: Шагыйрә Миннур Ханнанова турында // Яшьлек иле. – 2002. – 25 май. – 4 б.
Габделхакова Р. Һәр кеше үз бәхете белән туа: Язучы А.Хәсәнов турында // Яшьлек иле. – 2002. – 7 декабрь. – 3 б.
Габделхакова Р. Минем хәзинәне баетучылар: Лениногорскиның “Чишмә” иҗат берләшмәсе турында // Яшьлек иле. – 2004. – 16 октябрь. – 2 б.
Габделхакова Р. Аклыкка таба баручы ... Шагыйрә Нурия Сәлманова турында // Яшьлек иле. – 2005. – 12 февраль. – 2 б.
Габделхакова Р. Ачылмаган сер: Закирова Р.Ә. турында // Сөембикә. – 2007. - № 11. – 17 – 18 б.; 48 б.
Габделхакова Р. Шулай калыр ...: Шагыйрь Нияз Акмалны юксынып // Мәдәни җомга. – 2008. – 15 февраль – 18 б.
Габделхакова Р. Син кайда идең, кайларда йөрдең?: Рәссам Мансур Закиров турында // Отличная газета. – 2008. - № 6. – март. – с. 4.


Язучы турында әдәбият

Шәмазаров Т. Сафлыкка табынучы // Заман сулышы. – 1995. – 21 гыйнвар
Сәгытдинов Ә. Килешбезнең йөрәк серләре // Маяк. – 199. – 24 сентябрь
Гөбәйдуллина Г.Шатлык булып торсын // Маяк. – 1996. – 3 октябрь
Вәлиуллин Р. Ак пәрдәле тәрәзәләр. – Китапта: 1996. – 1 – 2 б.
Габделхакова Р. Кар өстендә миләшләр. – Лениногорск, 1996. – 1 – 2 б.
Ганиева Р. “Кар өстендә миләшләр” // Маяк. – 1997. – 21 гыйнвар. – 6 б.
Абдулганиева Р. Тумышы белән шагыйрә // Заман сулышы. – 1998. – 22 декабрь. - 2 б.
Фәттахова Р. “Тылсымлы көем бар минем ...” // Яшьлек иле. – 2002. – 19 гыйнвар. – 2 б.
Закир М. Тылсымлы көең булса // Казан утлары. – 2002. - № 11. – 69 б.
Хикәя – хикмәтле    жанр: “Заман һәм шәхес конкурсы йомгаклары” // Сөембикә. – 2005. - № 7. – 40 б.
Гыйльманов Г. Җитди шагыйрь килә. – Китапта: Габделхакова Р. Көзге яшен. – Казан: Рухият, 2005. – 5 – 10 б.
Заһидуллина Д. Хәзерге прозада яңа алымнар: Р.Габделхакованың “Көмеш тун” китабы турында // Мәгариф. – 2007. - № 9. – 16 б.
Фәизов Р. Бәхетсезләр бәхетсезлеге: язучы Р.Габделхакованың “Нишләттегез Гөлкәйне?!” дигән повесте турында // Мәдәни җомга. – 2008. – 14 март. – 15 б.
Мөхәммәтгәрәева Г. Иманга кайту: Р.Габделхакованың “Көмеш тун” китабы буенча дәрес // Мәгариф. – 2008. - № 5. – 9 – 11 б.
Хәзерге хикәя // Казан утлары. – 2009. - № 5. – 88 – 97 б.


Литература о ней.

Ганиева Р. «Рябины на снегу» // Заветы Ильича. – 1996. – 12 декабря. – с. 4
Володин А. Талант, достойный признания // Заветы Ильича. – 1996. – 24 декабря. – с. 2
Рау К. Нести добро на кончике пера // Отличная газета. – 2008. - № 11. – с. 3

Фидакарь хезмәте өчен бирелгән бүләкләр.

1998 елда “Чишмә җыры” альманахына кергән шигырьләре өчен Ш.Бикчурин исемендәге премиягә лаек булды.
2000 елда “Мәдәни җомга” газетасы үткәргән “Гасыр башы – гасыр ахыры” бәйгесендә “Көмеш тун” исемле хикәясе кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Хикәя – хикмәтле жанр: “Заман һәм шәхес” конкурсы йомгаклары // Сөембикә. – 2005. - № 7. – 40 б.
Беренче урын – Рәмзия Габделхакованың “Китүчеләр”, - әлмәт талантлар барлый: [С.Сөләйманова исем. Премия лауреатлары Ф.Гыйззәтуллина, Р.Кожевникова, Ф.Садриев, И.Иксанова, Р.Габделхакова, Н.Акмал] // Сөембикә. – 2006. - № 10. – 10 б.
Рәмзия Габделхакова – кызыксындыру премиясе.
Кемне ничек укыйлар: “Ел китабы” конкурсы йомгаклары // Мәдәни җомга. – 2008. – 14 март. – 15 б.
Иң күп укылган проза әсәрләре арасыннан Рәмзия Габделхакованың “Көмеш тун” (еллык әйләнеше 8,2)

Dnevnik16-17

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Рейтинг@Mail.ru
Рейтинг@Mail.ru Tatarstan.Net - все сайты Татарстана