Китаплар
A- A A+

Присоединяйтесь к нам в социальных сетях:

Уважаемые читатели! 20 ноября в 13:00 состоится литературный баттл "Поговорим о любви". Добро пожаловать!

Калькулятор расчета пеноблоков смотрите на этом ресурсе
Все о каркасном доме можно найти здесь http://stroidom-shop.ru
Как снять комнату в коммунальной квартире смотрите тут comintour.net

Истә тотып - безгә яшәргә

     Тиздән Бөек Җиңүнең 74 еллыгы якынлаша. Шул уңайдан Үзәк китапханәнең милли-әдәбият бүлеге хезмәткәрләре китап сөючеләр игътибарына сугыш темасын яктырткан басмалар белән танышырга тәкъдим итә.

     Алишев, А. Г. Тоткынлыктан шигырьләр = Стихи из неволи/ Абдулла Алиш; [ төз. Ә. Хәсәнов]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2018. – 108 б.

     Әлеге китапта татар әдәбияты классигы, күренекле балалар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы каһарманы, җәлилче Абдулла Алишның (1908 – 1944) фашист әсирлегендә язылган шигырьләре татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә.

     Абдулла Алишның әсирлектә иҗат иткән шигырьләренә аерым тукталып, күренекле язучы һәм тәнкыйтьче Гази Кашшаф 50 нче елларда ук, боларның әһәммиятен һәм патриотик көчен күрсәтеп, болай язган: “Бу шигырьләрдә тоткын шагыйрьнең тирән хисләре, тормышка булган ялкынлы мәхәббәте, Ватанга турылыклы булып калган яралы йөрәгенең нәфрәт моңы, соңгы сулышына кадәре туган илгә багышланган булуын аңлап горурлану тойгысы – болар барысы да безне сокландырырлык язылганнар... Һәм алар безнең Ватан сугышы чоры поэзиябезне өстәмә бер нур белән бизиләр. Сугыш елларында үзенең барлык матурлык көчендә яңгыраган, совет кешесенең рухи портретын күптөрле һәм җуелмый торган буяуларда сурүтләгән безнең поэзиядә А. Алиш үз урынын алырга хаклы...”

 

     Басыйров, Х. Ф. Ватанга тугры калдылар: документаль повесть/ Х. Ф. Басыйров, А. Х. Басыйров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2017. – 511 б., рәс. б-н.

     Китап каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең исеме, тормышы, көрәше, иҗаты белән язмышлары бәйләнгән Башкортстан кешеләре, аның көрәштәшләре, патриот-шагыйрьнең тормыш һәм көрәш юлын өйрәнүчеләр турында бәян итә.

     Әлеге басма журналистлар, язучылар, тарихчы галимнәр тикшеренүләренә, архив материалларына таянып язылган. Үзебезнең илдәге басмалардан, тикшеренүләрдән генә түгел, ә немец архивларын тикшергән галим Искәндәр Гыйләҗев һәм башка тарихчылар китапларыннан да өзекләр китерелгән.

     Мостафин, Ш. С. Батырлык кайтавазы: документаль-публицистик язмалар/ Шахинур Мостафин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2018. – 399 б., рәс. б-н.

     Батырлыкның Туган көне бар! –

     Үлгән көне генә юк аның...

     Батырлыкта яши Матурлык –

     Шулар тотып тора Ил данын!..   Шаһинур Мостафин

     Танылган эзтабар әдип-архивчы һәм шагыйрь Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең һәм Петр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеге каршындагы “Хәтер Яктысы” эзләнү экспедициясе җитәкчесе Шаһинур Мостафинның яңа китабына дәһшәтле сугыш өермәләре аша үткән, моңарчы билгесез каһарманнарга яисә аз билгеле батырларга һәм тылдагы “шинельсез солдатлар”га багышланган документаль-публицистик язмалары туплап бирелгән.

     Соңгы һөҗүм: Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге фронтовик язучылары әсәрләре. – Казан: Рухият. – 300 б.

     Бу җыентыкка Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә караган сигез фронтовик язучының ( Ю. Әминов, Ә. Габиди, И. Зарипов, С. Кальметов, Х. Камалов, Ә. Маликов, Ү. Саттаров, Р. Төхфәтуллин) иҗатлары туплап бирелгән.

     Китапта әлеге авторларның кыскача тәрҗемәи хәлләре, басылып чыккан хезмәтләренең исемлеге, алар турында әйтелгән фикерләр, сугыш темасын һәм сугыштан соңгы тыныч тормышны сурәтләгән кайбер әсәрләре, күпсанлы фотолары бирелгән.

     “... Татар әдипләренең сугышта һәм сугыштан соң әдәбиятыбызны үстерәгә куйган хезмәтләре онытылмаска, һәрдаим дөньяга чыгарылып торырга тиеш. Бу безгә, үсеп килүче буыннарга илебез, халкыбыз кичергән фаҗигаләрне оныттырмаска мөмкинлек бирәчәк. Без аларны онытмаска тиеш. Безнең бүгенге тормышыбыз шул сугышта күрсәткән батырлыклар нәтиҗәсендә яуланды” Рафис Корбан, язучы.

     Сугыш уты белән өтелгән язмышлар: фронтовик язучыларның хатлары һәм бүләкләү кәгазьләре җыентыгы. – Казан: Ихлас, 2015. – 440 б.

     Әлеге җыентыкка сугышта катнашкан Татарстан язучыларының үзара фронттан фронтка һәм тылга: каләмдәшләренә, гаиләләренә, әдәбият галимнәренә язган хатлары һәм фронтта күрсәткән батырлыкларына мөнәсәбәтле тапшырылган бүләкләү кәгазьләре тупланган. Язучылар белән беррәттән әлеге җыентыкта хәрби журналистларның хатлары да урын алган. Китап Бөек Ватан сугышы һәм татар әдәбияты тарихларын өйрәнүче галимнәргә, мәктәп укучыларына, гомумән, сугыш еллары һәм әдипләребез язмышы белән кызыксынучы киң катлам укучыларына тәкъдим ителә. Язучы Афзал Шамовның сугыштан гаиләсенә юлланган хаты...

“...Сөекле Гадиләм һәм балаларым!

     Бу хатымны чыгып киткән җирдән, ватылып, җимерелеп беткән бер немец авылыннан язам. Бүген мин монда берничә татар егете арасында кундым. Алар белән без Туган-үскән җирләрне искә төшердек. Гомерлек юлдашларны, балаларны сагынып, сөйләшеп алдык. “Шушы минутта аларга бер күз кырые белән генә карасак та, нинди бәхетле булыр идек!”- дидек. Бәлки, быел инде балалар янында булу шатлыгына да ирешербез.

     Барыгызны да бик сагынам, бик сагынам.”

Афзал.

30 март, 1945 ел.

     Татарстанның фронтовик язучылары/ төз.: [Ш.Мостафин, Ә. Мушинский]. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2016. - 367 б.

Әлеге белешмә басма Бөек Ватан сугышында дошманны Җиңүнең 75 еллыгын истә тотып нәшер ителгән. Анда Татарстанда туып үскән, шулай ук төрле төбәкләрдән килеп, республикабызны үз иткән, әдәбият мәйданында кайнаган һәм, ахыр чиктә, кулына корал һәм каләм тотып, дошманга каршы батырларча көрәшкән әдипләребез тормышы яктыртыла. Мәгълүматләр татар, рус һәм инглиз телләрендә бирелә.

 

     Хөрмәтле укучылар! Тәкъдим ителгән әлеге басмаларны Лениногорск шәһәре Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли-әдәбият бүлегеннән алып укый аласыз!

dostupnaya-sreda
  

dnevnik

 

 

 

 

 

 

 

 

Рейтинг@Mail.ru
Рейтинг@Mail.ru Tatarstan.Net - все сайты Татарстана