Журналлар
A- A A+

Присоединяйтесь к нам в социальных сетях:

 График работы Центральной библиотеки им.Г.Тукая: понедельник - пятница с 8:00 до 19:00, суббота - выходной, воскресенье с 10:00 до 17:00.  Убедительная просьба соблюдать масочный режим!                                                                      Уважаемые читатели! В Центральной библиотеке им.Г.Тукая ведет работу психолог. Прием бесплатный! 

Калькулятор расчета пеноблоков смотрите на этом ресурсе
Все о каркасном доме можно найти здесь http://stroidom-shop.ru
Как снять комнату в коммунальной квартире смотрите тут comintour.net Самое современное лечение грыж

Хөрмәтле укучырарыбыз!  Сезнең игътибарга!

Үзәк китапханәнең милли-әдәбият бүлеге яңа журналлар тәкъдим итә!

"Безнең мирас"

Фәнни-популяр, әдәби-нәфис һәм документаль журнал. Халкыбызнең үткәне, тарихы белән кызыксынучы китап сөюче дусларыбыз өчен менә дигән журнал.

Тарихи, педагогик, әдәби мирас рубрикалары аеруча кызыклы. Танылган шәхесләребез турында. "Хәтер сандыгы", "Татар гаме" рубрикаларында авторларның истәлекләреннән укырсыз.

"Әдәби мирас" рубрикасында исемнәре сирәк ишетелә торган шәхесләребез белән таныша аласыз.

Яздырыгыз, алыгыз, укыгыз!

 

 “Гасырлар авазы”

Фәнни-популяр һәм документаль журнал. Ул  рус һәм татар телендә басылып чыга. Әлеге журнал фән өлкәсе белән, тарих белән кызыксынучылар өчен бик кирәкле журналларның берсе булып тора.

 

“Идел

Иҗтимагый -сәяси яшьләр журналы. 

Бу журнал кызыклы һәм мавыктыргыч әңгәмәләр, яңа танышулар,  заман яңалыклары, мәдәният һәм сәнгатькә багышланган язмалардан тора. Яшь буынга  төрле юнәлешләрдә кызыксыну уятуда актив эш алып бара.

 

 “Казан утлары”

Әдәби һәм иҗтимагый-сәяси журнал.

Әлеге журнал әдәбият белән бик тыгыз элемтәдә тора. Шигырьләр, чәчмә әсәрләр  һәрдаим басылып укучының күңеленә үтеп керә. Берсеннән берсе кызыклы конкурслар да еш үткәрелә.Әдәби тәнкыйть, замандашларыбыз, хәтер дип аталган басмалары “Казан утлары” журналында иң актуаль язмалар рәтендә.Әлеге журналны сез, китапханәнең милли бүлегенә килеп ала аласыз.

 

“Мәгариф”

Айлык иҗтимагый – педагогик һәм фәнни-методик гомум-татар журналы.

Бу журнал укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә дә зур ярдәмлек булып тора. Тәрбия эшендә туган күп кенә сорауларга җавапны да шушы журнал битләреннән табарга була. Алдынгы укыту методикалары, дәрес үрнәкләрен дә шушы журнал битләрендә очратырсыз. Килегез, укыгыз, кулланыгыз!

 

“Мәйдан”

Әдәби иҗтимагый журнал.

Әлеге журнал укучының күңеленә әдәбият аша үтеп керүче журналларның берсе. Яңадан- яңа чәчмә әсәрләр, шигырьләр беренчеләрдән булып “Мәйдан” журналында басылып чыга.

Журнал нәни дусларыбызны да онытмый, аларга“Мәйданчык”- дип аталган кушымта да бастырып чыгара. Хөрмәтле укучыларыбыз,  әлеге журнал сезнең гаиләгезгә хуш килер дигән өметтә калабыз!  

 

“Салават күпере”

 Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызга кечкенәдән үк китапка кызыксыну уятасыгыз килсә, шушы журналны укыгыз. Журнал бик матур итеп бизәлгән, әкият яисә шигырьләр күп очракта 2 телдә бирелә, журналга ияреп “Тылсымлы куллар” диеп аталган иярчене дә чыга. Кул эшләре, уенчыклар ясау серләренә өйрәтә торган “Тылсымлы куллар” әти-әнигә зур ярдәмлек.

 

 “Сәхнә”

Бу сәнгатькә багышланган журнал.

Әлеге журналда , сәнгатькә багышланган яңалыклар, кызыклы әңгәмәләр, күңелле очрашулар, артистлар тормышына багышланган язмалар һәрдаим басылып чыга.

Сәнгать белән кызыксынучылар әлеге журналны үз итә.

 

“Сөембикә”

Әдәби һәм иҗтимагый-сәяси журнал.

Әлеге журнал, берничә юнәлешне алып баруы белән бик кызыклы. Кызыклы әңгамәләр, гыйбрәтле язмышлар,  яшәеш, замана һәм без, татарлар дөньясы, мәдәни тормыш һәм хуҗабикәләргә багышланган басмалар укучыны үзенә җәлеп итми калмый.

 

“Татарстан”

Ул рус һәм татар телендә басылучы  иҗтимагый- сәяси журнал.

Әлеге журналның битләрендә , тарихи язмалар, яңалыклар, белешмә мәгълүматлар,  танылган шәхесләр белән әңгәмәләр урын алган.

“Татарстан” журналы үз укучысын безнең китапханәдә көтә!

 

“Түгәрәк уен” – татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати популяр альманах.

Журнал битләрендә татар фольклорына караган мәкаләләре белән галимнәр генә түгел, язучылар, мәдәният белгечләре, укытучылар, китапханә хезмәткәрләре бик теләп катнаша.

Журнал битләрендә татар яшәгән төбәкләрнең кызыклы эшчәнлеге күрсәтелә, үткәнен онытмаган халыкның киләчәге һәрвакыт якты булыр. Журнал битләрендәге фольклор бәйрәмнәр мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә зур ярдәмлек булып тора.

 

“Чаян”

Әлеге журнал юмор һәм сатира яратучылар өчен. Ул рус һәм татар телендә басыла.

 

Журналлар сезне китапханәнең милли бүлегендә көтә. Килегез!

 

divider 2461548 480
divider 2461548 480
god lang 2021divider 2461548 480
divider 2461548 480
divider 2461548 480
divider 2461548 480
dostupnaya-sredadivider 2461548 480

dnevnikdivider 2461548 480

 

 

 

 

Рейтинг@Mail.ru Tatarstan.Net - все сайты Татарстана